ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Russia Halal Expo» хәләл индустриясенең халыкара күргәзмә экспозициясен ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


17
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона киңәшмәсе узды.  Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың төньяк зонасына керүче 11 муниципалитетның башлыклары һәм башкарма комитетлар җитәкчеләре, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, эшкуарлар белән очраштылар.

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында 2022 елның 17 маенда «Кукмара шәһәренең Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия” МБМУсендә”Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык” темасы буенча  “Цифр дәресе” узды.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистай муниципаль районында булды. Аның белән бергә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар  йөрде. Алар язгы кыр эшләренең барышы белән таныштылар, шулай ук кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.

Агымдагы елда «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына кырларда, ындыр  табакларында һәм ашлыксаклагычларда ашлыкның сыйфатын һәм иминлеген тикшерү өчен уникаль мобиль лаборатория кайтты.


13
май, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 елда федераль бюджеттан финанслана торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 2022 елның 1 кварталында тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап  алуны  уздыруда  катнашуга  гаризалар кабул итү турында игълан итә.

«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында «Россия экспорт үзәге» АҖ ел саен «Ел экспортеры» дигән Бөтенроссия конкурсын үткәрә.

«Красный Восток» агрохолдингы – Татарстан Республикасында иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе. Ул эре мегафермаларда сөт җитештерү белән шөгыльләнә, шулай ук 238 365 га мәйданда үсемлекчелек продукциясе, нәселле продукция, сыер ите һәм башкаларны җитештерә.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Төп катнашучылар арасында Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан  Республикасы  Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, КФХ башлыклары бар иде.


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бакчада, дача  кишәрлегендә болгар борычын ничек дөрес итеп утыртырга, туфракны ничек әзерләргә, ничек тукландырырга һәм ян  үсентеләрен   кайчан алырга? «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова шулар турында сөйли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International