Казанда «Казан» агросәнәгать паркы базасында Бакчачы көнен бәйрәм иттеләр. Биредә Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Биектау, Түбән Кама районнары һәм Чаллы шәһәре бакчачылары продукциясенең күргәзмәсе оештырылган иде.
Мәйданчыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булдылар, алар тәкъдим ителгән продукция белән таныштылар.
“2017 елдан башлап Татарстан бакчачылык ширкәтләренең тышкы һәм эчке инженерлык инфраструктурасын яхшыртуга 3 млрд 250 млн сум акча кертте”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Алексей Песошин, шул елларда бакчачылык ширкәтләрендә 150 км-дан артык юл салынды, 380 км-дан артык электр линиясе сузылды, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер мәйданчыклары төзелде, шулай ук 184 км автомобиль юлы салынды, 150 км суүткәргеч сузылды, 121 скважина борауланды, дип билгеләп үтте.
Шунда ук республиканың бакчачылык ширкәтләре рәисләренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.