Бүген Белем көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Саба һәм Кукмара муниципаль районнарында узган тантаналы линейкаларда катнашты.
Саба районында министр катнашында «Авыл территорияләренең заманча йөзе» федераль проектының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелгән 500 урынлы яңа мәктәп ачылды.
"Бүген Саба районы – динамикалы үсә торган муниципаль берәмлек, ул югары планканы тота һәм аны авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларында ышанычлы үстерә. Яңа предприятиеләр ачыла, эш урыннары булдырыла, халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра. Сез федераль һәм төбәк дәүләт ярдәме программаларында актив катнашасыз. Һәм бүген яңа, заманча мәктәп ачылу моңа ачык дәлил", - диде Марат Җәббаров.
Тантаналы ачылыштан соң министр район башлыгы Рәис Миңнеханов белән бергә уку сыйныфларын, ашханәне, спорт һәм актлар залларын карады.
Кукмара районының Балыклы авылында шул ук федераль программа буенча 15 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп ачтылар. Шулардан 4 бала өчен бүгенге кыңгырау беренче мәртәбә яңгырады.
“Россиядә, аерым алганда, безнең республикада Белем көне аеруча тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Ә безнең беренче сыйныф укучылары, шушы якты, матур мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап кереп, үзләренең беренче укытучылары белән танышучы балалар өчен бу көн аеруча мөһим һәм дулкынландыргыч. Сезгә, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар, яңа казанышлар, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм иминлек телим”, - дип котлады Марат Җаәббаров тантанага килүчеләрне.
Аннары мөхтәрәм кунаклар Нырья урта мәктәбендә булдылар. Анда тугыз авылдан 180 бала укый. Беренче кыңгырау 18 беренче сыйныф укучысы өчен яңгырады. Ул Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында капиталь ремонттан соң ачылды.
Шул ук программа кысаларында 3нче Кукмараның яңартылган 3 нче урта мәктәбе үз ишекләрен ачты. Монда 61 млн сумга капиталь ремонт ясалган: тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган, кабинетларда диварлар һәм түшәмнәр яңартылган, плиткалар, линолеум җәелгән, коммуникацияләр, канализация, җылыту системасы, электр үткәргечләр алмаштырылган, яңа җиһазлар куелган. Болар барысы да уңайлы һәм нәтиҗәле белем бирү процессына ярдәм итә.