Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Мамадыш һәм Менделеевск муниципаль районнарында булды.
Мамадыш районында булганда, район башлыгы Анатолий Иванов урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү нәтиҗәләре һәм терлекчелекнең үсеше турында сөйләде. “Бүгенге көндә район кырларында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Быел рекордлы уңыш җыелды, һәр гектардан уртача 41,7 центнер ашлык алынды”, - дип сөйләде ул.
Район башлыгы җирле хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр санының арта баруы турында да әйтеп узды. Азыкны әзерләү нәтиҗәләренә килгәндә, быел район тарихында беренче тапкыр 70 мең тонна печән әзерләнде, дип ассызыклады Анатолий Иванов.
Марат Җәббаров республика буенча кыр эшләренең торышы турында сөйләде, шулай ук әңгәмә барышында бирелгән сорауларга җавап бирде. Аерым алганда, Мамадыш хуҗалыклары җитәкчеләре дәүләт ярдәме чаралары, субсидияләү, шулай ук ашлык бәяләре белән кызыксындылар.
Аннары Марат Җәббаров Анатолий Иванов белән бергә Мамадыш районы кырлары өстеннән очып узды. Министр шулай ук «Азык-өлек программасы» агросәнәгать комплексы предприятиеләренең берсе - мөгезле эре терлекчелек комплексы белән танышты.
Шуннан соң Марат Җәббаров Менделеевск районына килде. Ул районның авыл хуҗалыгы җирләрен карап чыкты һәм аларның торышын бәяләде. Аннары Менделеевск районы җитәкчелеге белән берлектә фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре белән очрашу үткәрделәр.