Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Министрлыкта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышы беркетмәсен үтәү буенча уртак киңәшмәсе   узды.

 Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков,  Россия авыл  хуҗалыгы  үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Илнур Галиев һәм видеоконференция элемтә режимында муниципаль районнар катнашты.

 2022 елның 17 августында Татарстан Республикасы Иминлек советының Татарстан Республикасында су объектларын саклау өлкәсендә экологик иминлекне  тәэмин итү мәсьәләсе буенча утырышы узган  иде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ачыклана  торган табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында экология министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов сөйләде.

 “Безнең су объектларының торышына йогынты  ясый  торган  тискәре факторларның берсе - реаль экологик проблемаларга  карый   торган    диффуз сулар  агызып чыгару.

Шулардан су объектларына иң зур куркыныч тудыра торганнары авыл хуҗалыгы предприятиеләренеке. Тагын  бер кат искәртәсе килә, яр буе яклау  полосалары чикләрендә җирләрне сөрү законнар  белән тыела. Әмма еш кына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бу таләпне үтәмиләр. Мондый караш булырга  тиеш  түгел!

 Икенче мөһим проблема - терлекчелек калдыкларын ашлама буларак кулланганда тиешле таләпләрнең үтәлмәве. Шуңа  нык игътибар итәргә кирәк, мондый  хокук бозулар нәтиҗәсендә әлеге калдыклар, төзәтеп  булмаслык  зыян китереп, җирлек рельефы буенча безнең су объектларына эләгергә мөмкин”, - дип билгеләп үтте  ул.

Аннары Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге җитәкчесе терлекчелек калдыкларын су саклау зоналары чикләрендә туплау проблемалары турында сөйләде.

“2022 елда Идарә адресына терлекчелек предприятиеләре һәм кош фабрикасы калдыкларын органик ашлама буларак куллануга бәйле 385 шикаять керде. Мондый предприятиеләр тирәсендә яшәүче кешеләр начар искә зарланалар”, - дип игътибар юнәлтте  Илнур Галиев һәм калдыклар дип таныла  торган  терлекчелек продуктлары белән эшләүдәге җитешсезлекләр  турында сөйләде.

 Нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров,  мәсьәләләрне бергәләп хәл итү өчен һәр муниципаль районда инвесторлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм авыл җирлекләре белән берлектә эш планын расларга һәм аны кичекмәстән гамәлгә ашыра башларга кирәк, дип билгеләп  үтте.   Моның өчен түбәндәгеләр тәкъдим ителә:

- муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең су объектларында экологик иминлек  эшләрен  җайга  салу өчен җаваплы урынбасарын беркетергә;

- су саклау зоналары һәм су объектларының яр буе саклау полосалары чикләрендә җирләрне сукалау, терлекчелек калдыкларын урнаштыру фактларын булдырмауны шәхси контрольгә алырга;

- су саклау зоналары һәм су объектларының яр буе саклау полосалары чикләрендә ачыкланган хокук бозу фактларын бетерүнең «юл картасын» эшләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International