АГРОКӨЧНЕҢ функциональ продуктлар юнәлешен 2021 елда нутрициологлар һәм диетологлар белән берлектә эшләнгән «Я ем с умом» бренды астында үстерә башлады. Әлеге бренд астында чыгарыла торган барлык продуктлар да натураль составтан тора: аларда зарарлы компонентлар юк һәм сәламәтлеккә уңай тәэсир итә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш зонасына керүче 14 районның авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.
Университетка татар токымлы ат бүләк итү турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов анда булып кайтканнан соң кабул ителде. Ул Алан кушаматлы 4 яшьлек элиталы айгырны сайлап алды.
Россельхозбанкның Үз фермерлыгым (Свое Фермерство) цифрлы платформасында «Эш » сервисында АПК өлкәсендә урнаштырылган вакансияләрнең гомуми саны 13 меңнән артып китте. Татарстан Республикасында сервиста 200 вакансия тәкъдим ителгән. Сервис базасында эш бирүчеләр буларак бөтен Россия буенча барысы 2000нән артык компания тәкъдим ителгән.
Ростсельмаш «Кто с агротехникой дружит – об урожае не тужит» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр сәнгать иҗаты конкурсы башлану турында игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Сьерра Леоне Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Йонгаво белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, рус телендә сөйләшүче яһүдләрнең Европа форумы президенты Михаэль Юдинин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Хәләл продукция экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКсының инвестицион проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитының эшлекле программасы кысаларында чит илләр делегацияләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКның инвестиция проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы АПКсының эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Саммит кысаларында Аккредитация буенча федераль хезмәт (РФ Росаккредитациясе җитәкчесе Назарий Скрыпник белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Хәләл» продукция экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКсының инвестиция проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү халыкара үзәге (МЦСиС) генераль директоры Айдар Газизов катнашты.
Россиядә туңдырманы катгый маркировкалау 2021 елның 1 июненнән башланды. Бер ел эчендә Татарстан «дөрес» продукция җитештерү буенча Россия буенча лидерларның берсе һәм Идел буе федераль округында лидер булып булды.