“Азнакай” сөт-товар комплексының икенче чиратын бозау абзары, ике сыер абзары һәм галерея кичүләре, 2нче һәм 3нче лауннар, терлек азыгы саклау мәйданчык тәшкил итә. Төзелеш кысаларында нигезләр салынган һәм металл каркаслар урнаштырылган, су белән тәэмин итү һәм канализация өчен тышкы челтәрләр, электр һәм су белән тәэмин итү өчен эчке челтәрләр монтажланган, яктылык бирү өчен фонарьлар куелган һәм бинаның түбәсе ябылган. Моннан тыш, тирес чыгару өчен флюм-система көйләнгән һәм флюм-система шахталары эшләнгән, азык саклау өчен билгеләнгән мәйданга бетон салынган, һәр сыер өчен аерым урыннар киртәләнгән, аларда технологик җайланмалар куелган, төзелгән биналарга пандуслар ясалган һәм территориянең тирәсе төзекләндерелгән.
Төзелеш тәмамланган, Агрокөч агымдагы елның 29 августында «Азнакай» сөт-товар комплексының икенче чиратын файдалануга тапшыру турында акт алды. Хәзер технологик җайланмаларны кабул итү һәм аларны эшләтә башлау гамәлләре башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, комплексның беренче чираты 2021 елның августында файдалануга кертелгән иде. Беренче чират составына ике сыер абзары, сөт саву залы белән сөт блогы, бозаулату бүлеге - галерея белән, катнаш азык һәм минераль компонентлар склады, бозаулар өчен өсте ябык урыннар, терлек азыгы саклау өчен мәйданчык, тирес саклау урыны; шулай ук техника өчен ангар кергән.
Икенче чиратны тутырып, җитештерүне план куәтенә җиткергәннән соң, мегафермада мөгезле эре терлекләр саны 5250 баш булачак, шул исәптән 4500 сыер. Ел башыннан комплекста 7600 тоннадан артык сөт җитештерелгән һәм сатылган. Продуктивлы сыерлар белән тулыландырганнан соң, «Азнакай» сөт-товар комплексында сөт җитештерү һәм сату ике тапкырдан артык булачак. Исегезгә төшерәбез, Агрокөч мондый сөтле терлекләрне үз сыерлары исәбенә генә арттыра. Холдинг терлекләрне лейкоздан дәвалауны, шулай ук савымны арттыру буенча селекция эшен планлы рәвештә алып барды һәм бара.
Агрокөч «Азнакай» сөт-товар комплексы төзелешенә 2 млрд сумнан артык инвестиция керткән. Беренче чиратка - 1 072 млн сум, икенчесенә 946 млн сум кертелгән.