Бүгенге көнгә республика игенчеләре 5 миллион тонна ашлык суктырганнар. Ашлык 1357 мең гектар мәйданда урып-җыелган, бу барлык мәйданның 94%ын тәшкил итә. Уртача уңыш – гектардан 36,8 центнер.
Кайбер районнар урып-җыю эшләрен тулысынча төгәлләделәр. Болар - Әтнә, Нурлат, Балтач, Кукмара һәм Югары Ослан муниципаль районнары. Суктыру буенча лидер районнар: Тәтеш – 214,5 мең тонна, Буа – 198,7 мең тонна, Арча - 197 мең тонна.