Марат Җәббаров Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясен җитәкләде

2022 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясенең башкарма директоры Светлана Каппушева, Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясенең үсеш бүлеге җитәкчесе Флера Абдулаева катнашты. Катнашучылар тармак үсешенең перспективалары һәм төп өстенлекләре турында фикер алыштылар, проблемалы урыннарны билгеләделәр.

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ат үрчетү тармагына аерым игътибар бирелә. Күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә татар аты токымы торгызылды, Нурлат ат заводына реновация ясалды.

Җыелышның көн тәртибендә Татарстан  Республикасының  Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе рәисен сайлау төп пункт иде. 2016 елдан Федерацияне Васыйл Шәйхразиев җитәкли. Бүген  киңәшмәдә катнашучылар  яңа рәис сайладылар. Рәис итеп Марат Җәббаров сайланды, аның  кандидатурасын Президент Рөстәм Миңнеханов   тәкъдим иткән.  

“Безнең алда бик югары  бурыч тора — 2030 елга атларның гомуми санын 50 мең башка  җиткерү. Эшләр  күп булачак, әмма без хәзер моны яхшы  аңлыйбыз – бу  ял итүнең яки   азык-төлек программасының бер  юнәлеше  генә түгел. Бу - безнең тамырларыбыз, тарихыбыз, без моны үзебез дә  онытырга тиеш түгел һәм балаларыбызга да бу  тамырларны  тирәнтен  аңлатырга һәм аларда  мәхәббәт уятырга  тиешбез”, - дип өндәде Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International