Арча муниципаль районында Ат көне – 2022 узачак

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Ел саен уздырыла  торган ат спорты бәйрәме - «Ат көне» 17 сентябрьдә Арча муниципаль районында узачак. Чара 2015 елдан бирле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе белән берлектә уздырыла.

Ат-спорт фестивале кысаларында ат чабышлары,  атлар катнашында милли конкурслар, шулай ук 120, 100, 80 һәм 40 км араларда дистанцион ат чабышлары буенча иң зур халыкара ярышларның берсе - «Халыкара БДБ кубогы» узачак.

Республикада беренче мәртәбә 160 км дистанциягә чабышлар  буенча Россия Кубогын уздыру планлаштырылган, ул Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының һәм Россия Федерациясе Ат спорты федерациясенең бердәм календарь планына кертелгән. Чабышларда Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар, Төмән, Пенза, Липецк, Оренбург өлкәләре, Мәскәү өлкәсе, Самара, Саратов, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән спортчылар катнашачак.

Мондый фестивальне уздыру Татарстан Республикасы өчен мөһим чараларның берсе һәм ул тулаем  ат индустриясенә ярдәм  итүгә, аны  үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның аерылгысыз өлеше булып  тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International