Урып-җыю кампаниясенең барышы, киләсе ел уңышы өчен көзге чәчүне уздыру, шулай ук игенчеләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабының күчмә утырышында фикер алыштылар, аны Саратов өлкәсендә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев үткәрде.
Ведомство башлыгы Хөкүмәт тарафыннан ашлык җитештерүчеләргә ярдәм итү механизмына үзгәрешләр кертелүе, аерым алганда, игенчеләрнең чыгымнарын аванслау мөмкинлеге барлыкка килүе турында билгеләп үтте. 2022 елда әлеге юнәлешкә 10 млрд сум каралган, аларның бер өлеше тиешле алучыларга җибәрелгән инде.
“Киләсе атнада акча төбәкләргә барып җитәр дип уйлыйбыз, һәм сез аларны мөмкин кадәр оператив рәвештә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә җиткерерсез. Игътибар итегез, бу чарага тагын өстәмә 10 млрд.сум акча бүлеп бирү килешенгән. Шул ук вакытта, сатылган бер тонна ашлыкны субсидияләүгә югарырак ставка билгеләү мөмкинлеге дә карала. Төбәкләргә, элеккеге кебек үк, чыгымнарны каплау дәрәҗәсен үзгәртү мөмкинлеге бирелде”, - дип ассызыклады Дмитрий Патрушев.
Утырышта шулай ук төбәкләрдә ярдәм чараларын җиткерү темплары да каралды. Хәзерге вакытта ил буенча уртача күрсәткеч 70% тәшкил итә - бу узган елларга караганда яхшырак. Министр субъектлар вәкилләрен динамиканы төшермәскә өндәде. Моннан тыш, авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм мелиорация проектлары буенча капиталь төзелеш объектлары өлешендә дә чараларның үзләштерелүенә игътибар итәргә кирәк. Планлаштырылган күләмнәр ел ахырына тулысынча үзләштерелергә тиеш.