ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның  25 августына кадәр Казан шәһәренең Спорт сараенда – бал ярминкәсе дәвам итәчәк. Республика халкына бал һәм умартачылыкның башка продукциясе белән җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән товар җитештерүчеләр хезмәт күрсәтә.

Агымдагы елның 22-24 октябрь көннәрендә Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәрендә авыл яшьләренең V Бөтенроссия  слёты узачак. Әлеге ел саен оештырылып килүче чарада авыл яшьләре илнең яңа аграр технологияләре белән таныша алачак. Слётның төп максаты булып тәҗрибә уртаклашу, кече һәм урта эшмәкәрлектә килеп туган проблемага анализ ясау, нәтиҗәләр белән уртаклашу, шулай ук яшьләргә әлеге өлкәдә беренче адымнарында ярдәм  ярдәм итү тора.

2013 елның 12 августына  алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан алып, ашлыкның 49 проценты җыеп алынган, 787,5 мең га суктырылган. Гомумән 1537,0 мең. т ашлык җыелган.

Татарстанда Африка дуңгыз чумасын кертмәү өчен чаралар күрәләр. Дуңгыз комплекслары ябык эш режимына күчә. Әлегә 91 дуңгызчылык предприятиесе бу режимга күчмәгән, дип белдерде  ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Татарстанда дүртенче атна урак өсте бара. Урып-җыю кампаниясе башланганнан алып 43 процент мәйдан бушап калган, дип белдерде ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.


9
август, 2013 ел
җомга

Татарстанда 581,8  мең тонна печән һәм 2149,7 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 14,7 центнер азык туры килә.

ТР Аграр яшьләр берләшмәсе “Татарстан Республикасының авыл яшьләре” программасы кысаларында  агымдагы елның сентябрь аеннан дистанцион рәвештә бушка уку мөмкинлеге бирәчәк. Әлеге проект эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә  теләүчеләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган.

Быел ТР фермерлары көзге чәчү эшләре вакытында кырда тәҗрибә уздырачак. Алар эксперимент тәртибендә Мәскәүнең бер компаниясе тәкъдим иткән микроэлементларның әлеге культураларга йогынтысын ачыкларга булганнар.


7
август, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың көнчыгыш районнарына урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында барды. ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән ТР Президенты кырлар өстеннән очып узды һәм Мөслим районы аграрийлары белән очрашты.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институ­тының Лаеш районы Олы Кабан бистәсе янындагы тәҗри­бәләр кырын күпләр могҗи­залар кырына тиңләп ялгышмыйдыр. Биредә дистәләгән мең тәҗрибә кишәрлегендә әллә никадәр культу­ралар­ның яңа­дан-яңа сортлары сынау уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International