ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Көзнең беренче декадасында республиканың аерым бер районнарында 135 мм явым-төшем яуган, бу сентябрь ае өчен күпьеллык уртача күрсәткечләрдән артыграк. Бу кырлардагы эшне катлауландыра.

14 cентябрь  көнне ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә уңыш алу турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хисап тотты. Ул ТР да техник культуралар һәм бәрәңге алу дәвам иттерелүен хәбәр итте. Аерым алганда, рапс мәйданның өчтән бер өлешендә суктырылган, уңыш күрсәткече гектарына 8 центнерны тәшкил итә.

Теләче муниципаль  районында 12 сентябрь көнне «Вамин-Теләче» агрофирмасы Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсенең Иске Җөри терлекчелек комплексында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында киңәшмә узды. Агрофирманың бүлекчә җитәкчеләре, ферма мөдирләре һәм зооветеринария белгечләре чакырулы булган киңәшмәдә сүз терлекчелек продукцияләрен җитештерүне арттыру турында барды.


14
сентябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген “Казан” Агросәнәгать паркында чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.  Шәһәр халкына арзан бәядән, киң ассортиментта подукцияне Лаеш, Балтач, Алексеевский, Балык-Бистәсе, Арча, Кама-Тамагы муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итте.


13
сентябрь, 2013 ел
җомга

2013 елның 13 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда 2,8 млн.т ашлык җыеп алынган, уртача уңыш - 17,6 ц/га тәшкил итә. Үткән 2012 елда,  3,2 млн. т ашлык җыеп алынган булган. Ул елны  уртача уңыш күләме  19,2  ц/га тәшкил иткән.

ТР фермерлары, тәҗрибә алу өчен, Голландиягә барганнар. Алар яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерү белән шөгыльләнә торган коллегаларының хуҗалыкларында булганнар.

Иртәгә “Казан” Агросәнәгать паркында чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу шимбәдә шәһәр халкына арзан бәядән, киң ассортиментта подукцияне Лаеш, Балтач, Алексеевский, Балык-Бистәсе, Арча, Кама-Тамагы муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.


12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен ветеринария белгечләре контрольдә тота. Алар товарларның сыйфатын һәм төрле продукцияне бергә ташымауларын тикшереп тора.

Агымдагы елның 12 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда үткән тәүлектә 2923,0 тонна сөт савып алынган. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 150,4 тонна сөт савылган.


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Ютазы муниципаль районында 2012-2015 елларда авыл хуҗалыгын үстерү программасы эшли. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Марсель Зарипов әйтүенә караганда, әлеге программа кысаларында һәрбер хуҗалык мөгезле эре терлек санын үстерү өстендә уңышлы эшли.

2013 елның 14 сентябре көнне “Казан” агропромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Бу шимбәдә шәһәр халкына арзан бәядән, киң ассортиментта подукцияне Лаеш, Балтач, Алексеевский, Балык-Бистәсе, Арча, Кама Тамагы муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International