Республикада урып-җыю эшләре ахрына якынлаша

2013 елның 13 сентябре, җомга

2013 елның 13 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда 2,8 млн.т ашлык җыеп алынган, уртача уңыш - 17,6 ц/га тәшкил итә.Үткән 2012 елда,  3,2 млн. т ашлык җыеп алынган булган. Ул елны  уртача уңыш күләме  19,2  ц/га тәшкил иткән.

Быел ашлыкның тулай күләме 2-2,5 млн. тоннадан артмас дип фаразланса да, уңыш мулрак булды, шунысы сөендерә.

Шулай ук, Татарстанда 142,9 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 294 ц/га.

Бүгесе көндә 4,9 мең га мәйданнан тамыразык җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 8,8 процентын тәшкил итә.

Тукай районында мәйданнарның 98 проценты җыеп алынган, Лениногорск – 14, Апас – 8, Зәй – 7, Аксубай районы – 6 процент һ.б.

Республикада бәрәңге казу эшләре дә дәвам итә. Бүгенгесе көндә игенчеләр һәр гектардан 188 центнер бәрәңге казып ала.

Бүгенгә мәйданнарның 2169 га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 27 проценты. 40787 т продукция казып алынган, уртача уңыш - 188 ц/га.

Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International