ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2013 ел
җомга

2013 елның 21 сентябре  көнне “Казан” Агросәнәгать паркында чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.  Шулай ук, башкаланың ераграк районнарында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре тагын өстәмә берничә мәйданда оештырылачак.

“Татарстан” авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты яшь галимнәре чүп үләннәренә, бөҗәкләргә каршы көрәшнең нәтиҗәле юлларын эзли.


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 19 сентябрь көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда туфракны көзге эшкәртү эше 1139,9 мең га җирдә башкарылган, бу планлаштырылган күләмнең 52 проценты дигән сүз.

2013 елның 17 сентябре көнне Мамадыш муниципаль  районының “Дружба” бүлекчәсенең “Нократ” а/ф Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә агымдагы елның 8 аена терлекчелек өлкәсенә нәтиҗә ясалды.

Азнакай муниципаль  районы  терлекчеләре кышка әзерләнә. Терлекчелек биналарын төзекләндерүне тәмамлап, көннәр аяз торганда малларны торакларга кайтарырга вакыт  җитте.  “Кәримов Ф.Р.” КФХнда  узган терлекчелек биналарының малларны кышлатуга күчерүгә хәзерлеген тикшерүгә багышланган  семинар-киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 11 сентябреннән  алып 16 сентябрь көннәрендә Минзәлә муниципаль  районында  үткән Республика күләмендә VIII җәйге “Авыл яшьләре” спорт уеннары  булып узды. Әлеге чараның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов та катнашты.

2013 елның 18 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда бәрәңге мәйданнарның 3,8 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 48 проценты. 68657 т продукция казып алынган, уртача уңыш - 180 ц/га.

Тукай районында чөгендергә төшүләренең икенче көнендә биредә 41 180 центнер татлы тамыр алганнар. Шикәр заводына 46 385 центнер (150-330 машина) чөгендер озатылган.


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 17 сентябренә алынган оператив мәгълъматларга караганда Татарстанда 9,6 мең га мәйданнан шикәр чөгендере җыеп алынган. Бу планлаштырылган күләмнең 17 проценты. 297,9 мең т тамыразык җыеп алынган, уртача уңыш - 310 ц/га.


16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Минзәлә муниципаль  районының “Чулман” А/Ф Тәкермән  бүлекчәсендә  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә агымдагы елның 8 аена терлекчелек өлкәсенә нәтиҗә ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International