Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Ливия делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Гелүс Баязитов катнашты.
8 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында «Парламент-2030» XII Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс Россия Федерациясенең 3000нән артык актив гражданын берләштерде. Конкурста Россия Федерациясенең 75 субъектыннан югары белем, һөнәри һәм гомуми белем бирү оешмаларының 55 000нән артык укучысы катнашты.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең армый-талмый эшләүләре нәтиҗәсндә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт савымын үз тарихында беренче мәртәбә 5 мең тоннага җиткерде. Мондый уңыш республика алдында сөт терлекчелеге өлкәсендә тагын да алга китү өчен киңлекләр ача.
Торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле төп оператор тарафыннан 13 млрд.сум акча бирелгән, шуның 2 млрд. сумга якыны – быел.
Бүген Теләче муниципаль районында «Август-Теләче» хуҗалыгы базасында «Сенаж көне» дигән теоретик-гамәли семинар узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Гелүс Баязитов, Дмитрий Яшин, РФА президенты урынбасары, РФ ТПП АПК комитеты рәисе, академик Петр Чекмарев, «Сөт институты» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Нагаева, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.
Татарстан аграрийлары Россия авыл хуҗалыгы банкыннан (Россельхозбанктан) чәчү эшләре өчен 7 млрд сум финанслау алды. Бу сезонда заем акчаларына ихтыяҗ узган ел белән чагыштырганда 10%ка артыграк.
3-5 июльдә Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә һәм аның тирәсендәге кырларда узачак «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча беренче халыкара турнир узачак.
Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров яңа терлекчелек комплексына таш салуда катнашты.
Бүген Әгерҗе муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай һәм Чистай муниципаль районнары башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХлар, кооперативлар башлыклары катнашты.
Балаларны яклау көнендә Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Яшел Үзән, Чистай һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне котлады, шулай ук Казандагы 101 нче балалар бакчасы өчен «Обнимама» бренды персонажлары — әни-Обнимама һәм фил баласы - Обнимашка белән бәйрәм оештырды. Котлау акциясе кысаларында һәр бала ЗМКдан сөт продукциясе җыелмасы алды. Җыелмаларның гомуми авырлыгы 700 килограмм чамасы иде. Балаларны яклау көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган хәйрия чаралары комбинат өчен матур гадәткә кереп китте.