14 сентябрьдән Татарстан Республикасының 20 мәйданчыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Ямашев һәм Краснококшай урамнарындагы авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эшләре белән танышты.
Мәйданчыкларда сатып алучыларга Татарстан Республикасының Тәтеш, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Спас, Кайбыч һәм Югары Ослан муниципаль районнарыннан китерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе кулай бәяләрдән тәкъдим ителде.
Ярминкәләргә шулай ук агросәнәгать комплексы предприятиеләре — «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ, «Казан тегермәне» ҖЧҖ һәм башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә үз продукцияләрен алып килгәннәр иде.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.