Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеокоференция режимында киңәшмә узды

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, бүлек башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.

Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы бөртекле культураларны җыюны төгәлләде диярлек, 6 мең га мәйданда сабан бодае һәм карабодай җыеп бетерәсе калды, дип хәбәр итте. Оператив белешмәләргә караганда, республиканың ашлык амбарына 3 млн.654 мең тонна ашлык салынган. Уртача уңдырышлылык - 27,8 ц/га.

Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов ашлык җыю комплексларыннан файдалану, шул исәптән 2025 ел уңышы өчен туфракны төп эшкәртүнең барышы турында сөйләде.

“20 сентябрьгә 813 мең га мәйданда җир сукаланган, бу планнан 49% тәшкил итә (план -1,66 млн.га), (2023 елда туңга сөрү планы – 1,78 млн. га). Туңга сөрүгә җәлеп ителгән туфрак эшкәртү агрегатлары 1100 берәмлеккә җитте, алар көнгә 27 мең гектардан артык җирне эшкәртә, агрегатларның техник мөмкинлегеннән 52%”, - дип билгеләп үтте Рафаэль Фәттахов.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов сөт җитештерүгә һәм терлек азыгы әзерләүгә йомгаклар ясады.

“20 сентябрьгә печән - 461 мең тонна (136%, план 338 мең тонна), сенаж - 2 млн 750 мең тонна (81%, план 3 382 мең тонна), силос - 949 мең тонна (25%, план 3865 мең тонна) әзерләнгән. Мондый шартларда әзерләнә торган силосның сыйфатына аерым игътибар бирергә кирәк. Азыкны туклыклырак әзерләп, без җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәтен киметәбез һәм терлекләрнең сәламәтлеген саклыйбыз”, - диде бүлек башлыгы.

Министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов кече хуҗалыкларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруның мөһимлеге турында сөйләде. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән шөгыльләнүчеләргә субсидияләр бирүне аерым билгеләп үтте.

Азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков ике ярминкә атнасына йомгаклар ясады: ярминкәләрдә 132,4 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан яшелчәләр - 966,9 тонна, шул исәптән 707 тонна бәрәңге, 32,3 тонна сөт, 85,7 тонна шикәр, 311,3 мең данә тавык йомыркасы, 121,8 тонна ит, шул исәптән 74,1 тонна сыер ите.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International