Бүген Хөкүмәт Йортында 2024 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова катнашты.
Министр үз чыгышында Татарстан Республикасы игенчеләренең бөртекле культураларны җыюны төгәлләүләре һәм 3 млн 662 мең тонна ашлык җыеп алулары турында хәбәр итте, гектардан уртача уңдырышлылык - 27,8 центнер.
“Республика бөртекле культуралар җыюны төгәлләде диярлек, 4шәр мең га сабан бодае һәм карабодай җыясы калды. Тагын 38,0 мең га мәйданда ашлык кукурузы суктырасы бар әле. Өстәмә рәвештә 200 мең тоннага якын ашлык өчен кукуруз суктыруны планлаштырабыз. Гомумән алганда, Бункер авырлыгында тулаем ашлык җыемы 3,8 млн тоннадан артыграк булыр дип көтелә”, - дип сөйләде Марат Җәббаров.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасының Буа һәм Тәтеш муниципаль районнарында 170 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган, Арча районында - 160 мең тоннадан артык. Бөртекле культуралар уңышы буенча Тәтеш, Кукмара, Әтнә һәм Кайбыч районнары алда бара.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ашлык сатып алу бәяләре белән таныштырды. 20 сентябрьгә булган белешмәләргә караганда, өченче класслы бодайның бер тонна бәясе - 15 мең сум, дүртенче класслы бодайныкы - 13,97 мең сум, бишенче класслы бодайныкы -11,55 мең сум, арыш бәясе - 8,8 мең сум, азык т ерлпек азыгы өчен арпа -11,2 мең сум, кукуруз -16,5 мең сум.
Ашлык җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен Россия Хөкүмәте аны сату чыгымнарын каплауга субсидия бирә. Мәсәлән, агымдагы елда җитештерүчеләргә 388,5 млн.сум дәүләт ярдәме бирелгән, 363,05 мең тонна сатылган ашлык субсидияләнгән.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә интервенция фондына ашлык сатып алу да өстәмә ярдәм итте, 2024 елда уртача күрсәткечләрдән югарырак бәядән 56,77 мең тонна ашлык сатып алынган.
Марат Җәббаров шулай ук чит ил авыл хуҗалыгы техникасын алыштыру мәсьәләсенә тукталды. Көнбатыш илләр тарафыннан кертелгән санкцияләргә карамастан, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары чит ил техникасын нәтиҗәле куллануны дәвам итәләр. Дилерлар тарафыннан параллель импорт механизмнары эшләнгән.
“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында тракторларның 10%тан артыгы, авыл хуҗалыгы машиналарының 30%ы һәм саву җайланмаларының 86%ы чит илнеке. Бүгенге көндә барлык чит ил техникасы вакытында ремонтлана һәм нәтиҗәле файдаланыла”, - диде Марат Җәббаров.
Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, Татарстанда «импортны алыштыру курсы дәвам итә». Аерым алганда, машина төзелеше предприятиеләре чит ил техникасына 3 меңгә якын төрдәге детальне җитештерүне һәм торгызуны үзләштеде. Детальләргә бәяләр оригинальләргә караганда уртача ике тапкырга түбәнрәк.
Республика территориясендә техника җитештерү буенча берничә предприятие урнашкан. «Алар безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең чыгарыла торган сегментларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерә һәм авыл халкын җитәрлек күләмдә запас частьләр белән тәэмин итә ала», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларга җиткерелә торган ярдәм турында сөйләде. Кече хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме 2024 елда 1 млрд.232 млн. сум каралган.
Аграрийларга ярдәм чаралары турында «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова сөйләде. “Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә банк 15,8 млрд сум бирде, бу үткән ел белән чагыштырганда 10%ка күбрәк. Акчаларның шактый өлеше – 80%тан артыгы, ягъни 12,8 млрд сумы - дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында ташламалы шартларда бирелде (узган елның шушы чорына карата 103%)”, - диде Ләлә Кәдермәтова.