ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2014 ел
шимбә

Бүген Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларындагы уңышка һава шартларының йогынтысы турында сөйләдк.


30
май, 2014 ел
җомга

Бүген “Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе базасында "Ветеринария медицинасы һәм зоотехния, мәгариф, җитештерү: актуаль проблемалар" буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак.

Кичә Әлмәттә “Аппак” җәйге җәйләү хуҗалыгы базасында сыер саву операторларының һәм эре мөгезле терлекләр үрчетүче технологларның конкурсы булды. Быел аның 45 нче - юбилей елы.

Катнашучыларны район башлыгы Мәҗит Салихов сәламлады. Ул авылда эшләүчеләрнең елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлавын әйтеп узды.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясеиминлеге турында” техник регламентлары таләпләренең үтәлешен дәүләт тикшереп торуын (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең вәкаләтләре органнары хакында” һәм “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” техник регламентлары таләпләренең үтәлешен дәүләт тикшереп торуын (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең вәкаләтләре органнары хакында” карарлар кабул ителде, 21 майда ике документ та Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланды.


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Нурлат муниципаль районының Фомкино авылында модуль-блок тибындагы участок ветеринария пунктларын төзүнең республика программасы буенча төзелгән участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бәрәңге6,0 мең га мәйданда утыртылган, бу фаразланганнан 77% тәшкил итә. Бәрәңге республиканың 19 районында утыртыла. 29 майга иң күбе Арча (1050 га), Лаеш (645 га), Кукмара (550 га) муниципаль районнарында утыртылган.


28
май, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә “Дәүләт сәясәтенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрен үтәүнең барышы турында” Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе булды.

Агымдагы елның 29 һәм 30 маенда гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булачак.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Владимир Лабинов сөт тармагындагы агымдагы вәзгыять турындагы мәсьәлә буенча киңәшмә уздырды. Анда сөт тармагының һәм тармак берлекләренең эшкәртүче предприятиеләре вәкилләре катнашты.


27
май, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә “Татарстан Республикасы муниципаль районнарында терлекләр чалу өчен модуль пунктлар төзүнең республика программасын эшләү турында” киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International