Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә “Татарстан Республикасы муниципаль районнарында терлекләр чалу өчен модуль пунктлар төзүнең республика программасын эшләү турында” киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, ТәлгатьТаһирҗанов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов,Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян утарлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәгә район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, терлек чалу пунктларын төзүдә кызыксынучы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, терлек чалу өчен модуль пунктлар җитештерүче компанияләр вәкилләре чакырылган иде.
Терлек чалу пунктларына куела торган ветеринария-санитария таләпләре турындагы нотык белән Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, республикада авыл хуҗалыгы терлекләрен чалу буенча предприятие бар, шулардан 29 бүгенге көндә эшли, 21 - реконструкциядә.
Таможня берлегенең Техник регламенты үз көченә кергәнче Татарстан Республикасында Балык Бистәсе, Кукмара һәм Яңа Чишмә районнарында яңа терлек чалу пунктлары төзелде.
“Гамәлдә булган терлек чалу пунктлары предприятиеләре саны техник регламент таләпләрен үтәү өчен җитәрлек түгел, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы, - аларның реконструкцияләнә торганнарын тиз арада гамәлгә кертергә, шулай ук яңа терлек чалу цехлары төзүне карарга кирәк”.
Яңа терлек чалу пунктларын төзүнең һәм сатып алуның чыгымлы булуын исәпкә алып, Алмаз Хисамутдинов, терлек чалу пунктлары хуҗалары өчен ярдәм чараларын карарга кирәк, дип саный.
Ярдәм чараларының берсе, аның уйлавынча, заманча модуль җайланмаларын төзүгә һәм сатып алуга субсидияләр бирү.
Тәлгать Таһирҗанов республиканың муниципаль районнарында 40х60 программасы буенча модуль терлек чалу пунктларын төзүгә дәүләт ярдәме бирелгәнен әйтте.
Киңәшмә барышында «Нефтемаш» Азнакай заводы», «Сельхозлидер» ЯАҖ, «Комман Групп» ЯАҖ вәкилләре модуль терлек чалу пунктларының презентациясен күрсәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Евразия икътисадый комиссиясе Советы тарафыннан 2013 елның 9 октябрендә 68 номерлы “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” Таможня берлегенең Техник регламенты кабул ителгән иде, ул 2014 елның 1 маеннан үз көченә керде.
Әлеге техник регламентны техник җайга салу объектларына чалынган продуктлар һәм ит продукциясе, шулай ук чалынган продуктларны һәм ит продукциясен җитештерү, саклау, ташу, сату, утильләштерү процесслары керә.
Терлекләр дәүләт тарафыннан теркәлгән җитештерү объектларында чалынырга тиеш. Чалынган терлек түшкәсе һәм аның башка өлешләре ветеринария-санитария экспертизасы узарга һәм аларга келәймә сугылырга тиеш. Чалынган продуктларга ветеринария сертификаты бирелергә тиеш.