Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Владимир Лабинов сөт тармагындагы агымдагы вәзгыять турындагы мәсьәлә буенча киңәшмә уздырды. Анда сөт тармагының һәм тармак берлекләренең эшкәртүче предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Үзенең төп нотыгында Владимир Лабинов агымдагы елда эшкәртүгә бара торган сөтнең күләме үткән елга караганда шактый югары булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта эшкәртелмәгән сөтнең базар бәясе шактый югары тора. Эшнең шулай баруы сөт терлекчелеген үстерү өчен уңай шартлар тудыра, әмма сөт продкутларына кибетләрдә куела торган куллану бәясе кулланучыларны җәлеп итүне киметүгә китерергә мөмкин. Мәсәлән, сырны кулланучылар санының кимүе күзәтелә.
Киңәшмә барышында әзер продукциянең киштәләрдәге бәясен арттырмыйча саклап калуның мөһимлеге турында әйтелде. Катнашучыларның күбесе май-июнь айларында сөтнең базар бәясе беркадәр төшәр дип фаразлыйлар. Шул ук вакытта җәй дәвамында һәм көз башында сөтнең бәясе узган елгыдан 15-20 %ка артыграк дәрәҗәдә булыр дип көтелә. Шулай итеп, сөт терлекчелегендә инвестиция җәлеп итүчәнлеге өчен уңай вәзгыять сакланып кала, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.