“Дәүләт сәясәтенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрен үтәүнең барышы турында” Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе булды

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә “Дәүләт сәясәтенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрен үтәүнең барышы турында” Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе булды.

Россия Федерациясе Президенты Указы (№596) буенча төп күрсәткечләр: 2020 елга 25 млн. югары җмиештерүчәнлеклк эш урыннары булдыру, 2015 елга ВВПда инвестицияләр күләмен кимендә 25 %ка җиткерергә, һәм 2018 елга – 27 %ка кадәр, 2018 елга ВВПда икътисадның югары технологияле һәм фәнни катлаулы тармакларының продукция өлешен 2011 елга караганда 1,3 мәртәбә артттыру, 2018 елга хезмәт җитештерүчәнлеген 2011 елга караганда 1,5 мәртәбә артттыру.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2012 елның 7 маендагы 594-606 номерлы указларын үтәү турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.

Ул, әзерләнә торган терлек азыгынң сыйфатына аеруча игътибар итәргә кирәк, чөнки бу терлекчелек продукциясенҗитештерүне арттыруның төп резервларыннан берсе булып тора, дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, сыйфатлы азык 90 %ка кадәр тизрәк эшкәртелә, шул ук вакытта концентратлар һәм терлек азыгына өстәлмәләр сатып алуга чыгымнар 15-20 %ка кими.

Министрның беренче урынбасары, республика хуҗалыкларында 800дән артык сыер саву җайланмалары, 76 сыер саву залы, 25 робот-сыер савучылар, 800дән артык ябык типтагы сөт суыту танклары, 500гә якын мобиль азык ваклву-бүлү җайланмасы бар, дип билгеләп китте.

Николай Титов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында Россия Федерациясе Президенты указларын үтәү буенча даими эшләүче эшче төркем төзү һәм ай саен башкарылган чараларга өомгаклар ясау, министр урынбасарларына авыл хуҗалыгы формированиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм югары җитештерүчәнлекле эш урыннары булдыру буенча Россия Федерациясе Президенты указларын үтүне оештыру бурычын куйды.

Марат Әхмәтов сүзләре буенча, берничә ел рәттән корылык килә икән, бу инде очраклы хәл түгел, ә система һәм аңа җайлашырга кирәк. “Бу ел авыл хуҗалыгы өчен шулай ук бик авыр булыр кебек, шуңа күрә хәзер үк чаралар күрергә һәм бөтен көчкә эшләргә кирәк”, - дип әйтте министр.



Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, өстәп язуларга һәм дөрес булмаган оператив белешмәләргә бик каты булачакмын, диде. Марат Әхмәтов барысыннан да, хисап өчен түгел, ә соңгы нәтиҗәгә эшләүне сорады.

Аның әйтүенчә, бар шундый районнар, бертигез шартларда терлекчелекнең тулаем продукциясе күләмен 2014 елның 4 аенда 2013 елгы дәрәҗәгә җиткерделәр. Мәсәлән, Әтнә (узган елга карата 105%), Кайбыч (107%), Яңа Чишмә (107%), Арча (106%) һәм башкалар.

Министр, күпчелек нәрсә кеше факторыннан, җитәкчеләрнең мөнәсәбәтеннән һәм җаваплылыгыннан тора, дип ассызыклады.

Үзләренең эш тәҗрибәләре белән коллегиядә Актаныш муниципаль районының “Актаныш” АФ җитәкчесе Рамил Вәлиев, Минзәлә муниципаль районының “Дәүләтов” КФХ җитәкчесе Шамил Дәүләтов, “Рапс” ҖЧҖнең генераль директоры Сәйдәш Исрафилов бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International