Биектау муниципаль районында “Татарстан кулланучылар берлегенең сугым пунктларының йөкләнеше һәм эше” буенча зона киңәшмәсе узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, Татарстан кулланучылар берлеге рәисенең әзерләү һәм җәмәгать туклануы буенча урынбасары Рашат Шәймәрданов, республиканың 12 муниципаль районыннан кулланучылыр җәмгыятьләре рәисләренең әзерләү буенча урынбасарлары катнашты.
Чараның практика өлеше Биектау муниципаль районының Чубарово авылында узды, катнашучылар анда механикалаштырылган заманча сугым пунктының эше белән таныштылар.
Николай Титов билгеләп үткәнчә, шәһәрне ит продукциясе белән тәэмин итү бик мөһим мәсьәлә. Шуңа күрәгамәлдәге сугым пунктларын мөмкин кадәр күбрәк йөкләнеш белән эшләтергә кирәк. Ул әйткәнчә, республикада бүген терлекләр җитәрлек, эшне генә оештыра белергә кирәк.
Киңәшмәдә шунысы да билгеләп үтелде, Татарстан кулланучылар берлегендә «Агросила групп» ЯАҖ, «Сэт иле» ҖЧҖ, «Ак Барс» ХК кебек эре холдинглардан терлекләр алу һәм чалу хакында килешенгән. Ә Татарстан кулланучылар берлеге аннары бюджет оешмаларын һәм челтәрле кибетләрне үзе ит белән тәэмин итәчәк.