Узган атнада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «2014 елда үсемлекчелек тармагы эшенә йомгаклар. 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын 2015 елда гамәлгә ашыру чаралары турында” темасына ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия агрономнар киңәшмәсе узды.
Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, башкарма хакимият органнары вәкилләре, «Госсорткомиссия» ФДБУ филиаллары җитәкчеләре, агрохимия хезмәте үзәкләре һәм станцияләре, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, фән, бизнес, җитештерү һәм ММЧ вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Фёдоров ачты. Ул авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә эшләрендә яхшы уңышларга ирешкән өчен рәхмәт белдерде һәм 2015 елга төп эш планнарын билгеләде. Төп юнәлешләрнең берсе импортны алмаштыру булырга тиеш. Россия авыл хуҗалыгын тотрыкландыруның башка чаралары арасыннан министр бөртекле культураларның язгы чәчү күләмнәрен, шулай ук дөге, кукуруз, кузаклы культуралар, соя, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчә культуралары өчен җир мәйданнарын арттыру ихтималы турында аерым билгеләп узды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев 2014 елда үсемлекчелек тармагы эшенә йомгаклар турында, Дәүләт программасында каралган чараларны гамәлгә ашыру һәм 2015 елда авыл хуҗалыгының сезонлы кыр эшләрен башкаруга әзерләнүнең барышы турында сөйләде.
АПК тармакларының аеруча нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләре Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, алар арасында Татарстан Республикасы Буа районының дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе мөдире Миңнулла Төхвәтуллин да бар иде.
Агрономнар киңәшмәсе кысаларында үсемлекчелек өлкәсендә үзебезнең фәнни һәм гамәли казанышлар күргәзмәсе оештырылган иде.