Слива үстерү өчен иң уңай шартлар Татарстанның көньяк-көнбатыш өлешендә – Иделнең алгы ягында

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Слива –дөньяда һәм безнең илдә киң таралган җимешле агачларның берсе. Ул бөтен биш континентта 70тән артык илдә үстерелә. Тешле культуралар арасында җимеш уңышы буенча, персиктан кала, икенче урында тора. Аның тәме татлы, тиз өлгерә, ел саен уңыш бирә. Аны шуңа да үстерергә яраталар. Туклыклылыгы буенча слива алма, груша, абрикос, персик, карлыган, кура җиләге, җир җиләгеннән дә артыграк, бары тик виноград белән чиядән генә калыша.

Слива җимеше шикәргә, витаминнарга, биологик актив, пектинлы һәм минераль матдәләргә бай. Аларның күләме сортыннан, кайсы районда һәм ничәнче ел үсүенә бәйле. Уңай шартларда үскәндә, слива җимешендә21%ка кадәр шикәр, 3%ка кадәр ирекле кислоталар, 2,5%ка кадәр пектинлы матдәләр, 350 мг.га кадәр дуплау матдәләренең чи массасы, 60 мг.га кадәр флавон гликозидлары һәм 300 мг.га кадәр флаваннар, 22 мг.га кадәр С витамины, 2,5 мг.га кадәр В9 витамины, 1,0 мг.га кадәр Е витамины, 0,5 мг.га кадәр К витамины, 0,4 мг.га кадәр РР витамины, 0,2 мг.га кадәр В1 витамины, һәм 0,14 мг.га кадәр каротин булырга мөмкин.

Сливадагы Р-актив матдәләр (100 граммда 875 мгр.га кадәр) кан тамырларына бәйле авыруларны (геморрагик диатез, капилляротоксикоз, гематурия, кровоизлияния, шешенү), шулай ук кан басымы авыруларын, үпкә ялкынсынуын, туберкулезны, ревматизмны дәвалауда ярдәм итә. Киптерелгән слива (кара җимеш) бик озак саклана һәм ул күчереп йөртү өчен уңайлы.

Слива үстерү өчен иң уңай шартлар Татарстанның көньяк-көнбатыш өлешендә- Иделнең алгы ягында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International