Аграрчыларга ярдәмгә

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе хөкүмәте күрсәтмәләре әзерләнде, алар нигезендә игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алына торган кыска сроклы кредитлар, шулай ук кече рәвешле хуҗалыклар ала торган озак, урта һәм кыска сроклы кредитлар буенча процент ставкалары өлешен кайтаруга бу елгы субсидияләрнең төбәкләр арасындагы бүленеше раслана.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Хөкүмәтнең тиешле күрсәтмәләрен раслады.

Федераль бюджеттан төбәк бюджетларына субсидияләр 2015 елга федераль бюджет турында Федеральзаконда каралган акчалар чикләрендә бүленә. Агымдагы елда федераль бюджеттан ярдәмнең гомуми күләме: игенчелектә - кыска сроклы кредитлар буенча 18 842,2 млн. сум күләмендә һәм терлекчелектә 9 270 млн. сум күләмендәкече рәвешле хуҗалыклар алган кредитлар буенча – 7 618,7 млн. сум.

Күрсәтмәләр проектлары 2015 елның 12 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралды һәм кабул ителде.

2015 елның 13 февраленнән 223-р224-р225-р номерлы күрсәтмәләр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының www.mcx.ru рәсми сайтында урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International