Чаллыда чиратттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Чаллының Сарман трактындагы сәүдә мәйданчыгына Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан төрле продукция белән 76 автомашина килде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Ярминкәгә авыллардан һәм җирле азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләреннән 54 тонна продукция китерелде. Продукциянең ассортименты һәм бәяләре шәһәрлеләргә бик хуш килде: ит-сөт һәм бакалея продукциясеннән тыш, сатуда бәрәңге һәм яшелчәләр, карабодай ярмасы, бөртекле ашлык, балык, бал һ.б.лар бар иде. Бәяләр, узган атнадагы кебек, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәрәҗәдә һәм аннан да түбәнрәк иде.

Ярминкәдә «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «ПРОСТО МОЛОКО» ИК ҖЧҖ«Чаллы-ит» ҖЧҖ товар җитештерүчеләре, икмәк продукты комбинаты, Зәй шикәр заводы, Мотыйгуллин ИП актив булдылар.

21 февральдә ярминкәләр ике сәүдә мәйданчыгында – Сарман трактында һәм Яңа шәһәрдә Г. Камалбульварында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International