Татарстан Республикасында 2015 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча эре мөгезле терлекләр саны 745,8 мең баш исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 247,5 мең баш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнехановүткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов 2015 елның гыйнвар аенда авыл хуҗалыгы берләшмәләрендәге һәм крестьян-фермер хуҗалыкларындагы терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар турында җиткерде. Мәсәлән, 2015 елның гыйнварында республикада үстерелгән терлекләр һәм кош-кортларның тере үлчәмдәге авырлыгы 30,1 мең тоннага җитте (2014 елның шушы чорына карата 101 %), 75,5 млн. данә йомырка җитештерелде (115,4%).
Терлекләрнең баш санына килгәндә (745,8 мең баш), республикада 435,6 мең дуңгыз, 53,4 мең сарык һәм кәҗә, 13,5 млн. тонна кош-корт исәпләнә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук гыйнвар ае йомгаклары буенча эре мөгезле терлекләр саны арткан һәм кимегән муниципаль районнарны атап китте. Гыйнвар аенда республикада үстерелгән кош-кортларның тере үлчәмдәге авырлыгы 15,4 мең тонна тәшкил итә, 7,8 мең тонна – эре мөгезле терлек, 6,8 мең тонна – дуңгыз.