Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2015 елның 13 феврале, җомга

Буа муниципаль районының тулаем территориаль продукты күләмендә кече бизнес өлеше шактый артырга тиеш. Бүген бу - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның район җитәкчелеге алдына куйган төп бурычларның берсе. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Буа муниципаль районы Советының муниципалитетның 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2015 елга бурычлар билгеләү темасына багышланган утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Утырышта катнашучылар чара башланганчы районның эре сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

Утырышта төп нотык белән район башлыгы Азат Айзатуллов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда район социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренең күбесе буенча уңай динамикага иреште. Аерым алганда, районның тулаем территориаль продукт күләме 2013 елгы күрсәткечләргә карата 105 проценттан артыграк булган, бу  уртачареспублика күрсәткечләреннән югарырак.

А.Айзатуллов ассызыклап үткәнчә, районның төп икътисад тармагы – агросәнәгать комплексы, ул “Ак Барс” холдинг компаниясенең 5 эре агрофирмасын, 9 мөстәкыйль авыл хуҗалыгы предприятиесен һәм 68 ферма хуҗалыгын берәштерә.Район башлыгы, узган елда мөгезле эре терлекләрнең баш санын 4 процентка арттыра алдык, дип белдерде. Былтыргы нәтиҗәләр буенча районда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3 млрд. 529 млн. сум тәшкил иткән, бу 2013 ел нәтиҗәләренә караганда 17 процентка күбрәк. Агросәнәгать секторында уртача хезмәт хакы 16 процентка арткан һәм ул уртача 15,2 мең сумга җиткән.

Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов утырышта 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисадый үстерү стратегиясен тәкъдим итте. Бу стратегия кысаларында Буа районының төп бурычы турында сөйләгәндә, муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм шулай ук күрше төбәкләрдән дә резидентларны җәлеп итү -төп өстенлекләрнең берсе, дип билгеләп үтте ул. Быел районда бер хуҗалык базасында беренче индустриаль мәйданчык булдыру планлаштырыла. Татарстанда быел андый мәйданчыклар саны 40тан артыграк булырга тиеш.

Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районында индустриаль мәйданчыкларга ихтыяҗ зур булачагына ышаныч белдерде. “Биредә кешеләр бизнес белән шөгыльләнә белә. Шуңа күрә кече бизнеска актив ярдәм итәргә кирәк. Сездә зур сәнәгать предприятиеләре юк, ә кече һәм урта бизнес барлыгы 23,7 процент кына тәшкил итә. Бу күрсәткеч 50-60 проценттан да ким булмаска түгел”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты районның төп проблемалары арасыннан демографик вазгыятьнең бик үк яхшы булмавын билгеләп үтте. Узган ел районда 547 бала туган, ә 695 кеше вафат булган. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов районның мәгариф өлкәсендәге түбән нәтиҗәләрне дә тәнкыйтьләде. Буа районы республика муниципалитетлары арасында гомуми белем бирү сыйфаты рейтингында 43 нче урынны били. “Буа районы көчле потенциалга ия. Ничек сез шулай артта кала аласыз? Сездә бөтен инфраструктура да бар бит, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Оят, хурлык”, - диптасвирлады вәзгыятьне Рөстәм Миңнеханов, районның мәгариф бүлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп.

“Гомумән алганда, районның мөмкинлекләре зур һәм биредә оешкан төстә эшли беләләр, дип саныйм. Мин билгеләгән кече һәм урта бизнес проблемаларын, белем сыйфаты мәсьәләләрен хәл итә алачагыгызга ышанам”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Буа районының хезмәт алдынгыларына бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International