Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатында 14 февральдә Казанның 8 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Татарстан мелиораторлары сугарулы җирләрдә үстерелгән продукция һәм җирле акваториядән балык продукциясе белән мондый ярминкәләрдә актив катнашалар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы бик теләп йөри, һәм алар хәзер бик актуаль, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә узган елларда сугару системасы предприятиеләре берничә генә көзге ярминкәләр оештырган булсалар, ә 2015 елның февраленнән башлап алар, товар җитештерүчеләр һәм эре инвесторлар белән бергә, мондый ярминкәләрдә атна саен катнашалар.
Ярминкәдә, ит-сөт продукциясеннән тыш, сугарулы җирләрдә үстерелгән бәрәңге һәм яшелчәләр, карабодай ярмасы, ашлык, балык, бал һәм башка товарлар сатылды. Бәяләр, узган атнадагы кебек, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәдә һәм аннан да түбәнрәк иде. Мәсәлән, бәрәңгене 23 сумнан сатып алырга мөмкин иде, кәбестә, суганны – 27 сумнан. Сыер итенең килограммы 250-290 сумнан, дуңгыз ите 230-270 сумнан сатылды. Сөтнең бер литры 28 сумнан, карабодай ярмасы 40-45 сумнан тәкъдим ителде.