ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән Малайзиядә MAHA2024 эре агросәнәгать күргәзмәсендә булды. Делегация составында шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов та бар. Сәяәрнең максаты - азык-төлек товарлары белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлек турында фикер алышу.

«Очень важная корова» атланма мае Россия буенча топ-20гә кергән. Бу брендның продуктлары Россия базарында иң популяр товарлар рейтингына керде.


16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

10 -19 сентябрьдә бөтен Татарстан буенча «Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» төбәк проекты кысаларында яшьләр өчен түләүсез семинарлар циклы уза. Чаралар катнашучыларны үз бергәлекләрендә һәм үзләренең тормышында уңай үзгәрешләр кертергә рухландыруга юнәлдерелгән.

Шушы көннәрдә 2025 елда дәүләт ярдәме акчаларын алу өчен авыл туризмын үстерү буенча проектларны сайлап алуга йомгаклар ясалды. Илебезнең 48 төбәгеннән 92 проект конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр, дип билгеләнде. Татарстан Республикасыннан түбәндәге биш проект конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүче булды:

14 сентябрьдән Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар Казанда 13 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама районында 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә узачак.


14
сентябрь, 2024 ел
шимбә

14 сентябрьдән Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар Казанда 13 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта уза.

Бүген «Казан» агросәнәгать паркы базасында «Бакчачы көне - 2024» узды. Мәйданчыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев һәм Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский булдылар.


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә сөт юнәлешендә эре мөгезле терлекләр тоту өчен фермалар төзүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итүне игълан итә.

20 сентябрьдә Чаллы шәһәрендә «Идел буе федераль округында кече хуҗалыкларда кошчылыкны тотрыклы үстерү» темасына фәнни-гамәли конференция узачак.

14 сентябрьдән Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар Казанда 13 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International