Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.
Киңәшмәдә Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында катнашучы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ирешелгән нәтиҗәләре турында сөйләде.
Агымдагы елда 6 предприятие: «Вахитово» ҖЧҖ, «АК Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Возрождение» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Молко» ҖЧҖ, «Таң» АХҖК катнашты. Бу предприятиеләр уртача 12,6 млн сум икътисадый файда алганнар.
Мәсәлән, "Возрождение" агрофирмасында күп сөт бирә торган сыерлар төркемендә савуны тоткарлап торуны бетерү исәбенә сыер саву процессының нәтиҗәлелеге арткан, саву вакытында операторлар маршрутының кисешүе оптимальләштерелгән. Нәтиҗәдә, 1 сәгать эчендә бер кешенең сыер савуы 27дән 35 башка кадәр арткан. Запаслар 91%ка кимегән.
Ә башка предприятиедә - “Таң” АХҖКында - биг-бег белән чимал кайтаруны чәчелмәле хәлдә кайтаруга алыштырганнар, шулай ук азыкны микродозалауны кулдан башкару бетерелгән. Нәтиҗәдә, азык әзерләү вакыты – 22%ка, запаслар күләме 67%ка кимегән.
Ленар Гарипов сакчыл җитештерү инструментларын куллануның мөһимлеген һәм җаваплы оешмаларның «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына активрак керергә кирәклеген билгеләп үтте.
Әлеге проект белән беррәттән киләсе елдан 200 млн сумнан артык табышлы предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.