Министрлык вәкилләре Казан дәүләт аграр университеты студентлары өчен лекция укыдылар

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән «Дәүләт муниципаль идарәсе» юнәлеше буенча очрашу уздырдылар. Дәүләт хезмәте турында лекцияне фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Азат Шәйдуллов һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Лилия Хуҗина укыдылар.

Очрашу барышында дәүләт хезмәтенең төп аспектлары, һөнәри күнекмәләр һәм дәүләт системасында карьера үсеше мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Студентларны кандидатларга карата куела торган таләпләр, дәүләт ведомстволарында эшләү аспектлары кебек сораулар кызыксындырды.

Бу чара тәҗрибә уртаклашу һәм дәүләт хезмәтендә карьера булдыру турында нигезле мәгълүмат алу өчен мөһим платформа булды һәм ул студентларга үз һөнәрләрен сайлауга әзерләнүдә ярдәм итәчәк.

Чара «Мәгариф» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International