Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең авыл хуҗалыгы һәм икътисад буенча киңәшчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды

2024 елның 13 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте утырышы узды, анда IV чакырылыш эшчәнлегенә йомгаклар ясалды. Төп бурыч - идеяләрне тормышка ашыру һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары йөзендә яшьләр белән хөкүмәт арасында үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирү. 

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Диләрә Шуваловага һәм оештыру эшләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльдар Хөснуллинга Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте эшендә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында даими эшләүче гамәлдәге консультатив-киңәшмә органы, ул проект, вәкиллек һәм эксперт-аналитик эшчәнлекне гамәлгә ашыра. Яшьләр хөкүмәте эшчәнлегенең максаты - Татарстан яшьләрен җәмгыятьнең социаль-икътисадый, сәяси һәм мәдәни тормышына җәлеп итү өчен шартлар тудыру.

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, шулай ук икътисад буенча киңәшчеләрен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International