Татарстан Республикасында «Иң яхшы комбайнчы - 2024» республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Иң яхшы комбайнчы – 2024» республика конкурсына йомгаклар ясалды.

Ярышлар ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә.

Конкурста барлыгы 1434 комбайнчы катнашты, алар арасында 490 җиңүче булды. Мондый ярышлар инде традициягә әйләнде һәм 2017 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Ашлык җыю комбайннары арасында дәгъва кылучы 1118 комбайнчыдан 190 җиңүче булды. Иң күп азык әзерләү күләме буенча - 199 комбайнчыдан - 50се җиңүче, алар 50шәр мең сум премия алдылар. Үзйөрешле чапкычлар арасында 117 комбайнчыдан 50се җиңеп чыкты, аларның премиясе - 40ар мең сум. Ә 2024 елгы урып-җыю кампаниясе барышында 200 комбайнчы югары күрсәткечләргә ирешкән, алар 30ар мең сум премия алдылар.

2024 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын техник модернизацияләү 10,2 млрд сумнан артыкка башкарылган: 2986 бер. техника, шул исәптән 384 трактор, 141 комбайн һәм 2461 башка техника.

Авыл хуҗалыгын актив модернизацияләүгә дәүләт ярдәме чаралары, беренче чиратта, «Росагролизинг» АҖенең ташламалы лизинг программалары ярдәм итә. Сезонлы кыр эшләрен уңышлы башкару өчен ел башыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре лизингка 8,1 млрд сумнан артыкка 1194 бер. техника сатып алганнар, шул исәптән 59 трактор, 83 комбайн һәм 917 башка техника.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International