Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен эшкәртү һәм әзерләү сезоны дәвам итә.
Бүгенге көнгә Буа һәм Зәй шикәр заводларында 1 млн 359 мең тоннадан артык яңа уңыш шикәр чөгендере кабул ителгән һәм эшкәртелгән, 194 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән. Сезон йомгаклары буенча шикәр заводларында барлыгы 250 мең тоннага якын шикәр җитештерү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы халкының шикәргә булган ихтыяҗы 2 мәртәбәдән артыграк тәэмин ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел шикәр чөгендере 55,6 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән иде, бу узган елга караганда 5,9%ка күбрәк.