Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларга аерым игътибар бирелә, алар тулаем республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек җитештерә – 128,1 млрд сум яки барлык категория хуҗалыкларның 44,3%ын тәшкил итә.
Кече хуҗалыкларга ярдәм итү чараларының берсе - 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты. Аның аша бизнес үсешенең барлык этапларында да ярдәм күрсәтелә: старт идеясеннән алып киңәйчәнче һәм экспортка чыгуга кадәр.
Авыл хуҗалыгында яңа гына бизнес башлап җибәрүче яисә планлаштыручы фермерлар, шулай ук үз эшен камилләштерергә омтылучылар мәгълүмат-консультация, мәгариф һәм финанс ярдәменә дәгъва кыла алалар.
Илкүләм проект кысаларында авыл хуҗалыгы кооперативларына крестьян (фермер) хуҗалыгын төзү һәм (яисә) үстерү проектларын гамәлгә ашыру чыгымнары өлешен тәэмин итүгә субсидияләр һәм «Агростартап» гранты бирелә.
Иң актуаль юнәлешләрнең берсе - «Агростартап» гранты. Шул вакыт эчендә Татарстан Республикасында 342 эш башлаучы эшкуарга 1,1 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Проект ярдәмендә 500дән артык эш урыны булдырылган, мөгезле эре терлекләр саны 10 мең башка артты, шул исәптән: сыерлар - 4 мең башка, атлар - 500 башка, кош-корт - 150 мең башка, сарыклар - 3 мең башка.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә 82 кооператив 1 млрд сум субсидия алды, шул исәптән бу елда 50 кооператив - 215,6 млн сум.