Баулы муниципаль районында умартачыларның 2024 елгы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга планнар буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин катнашты. Шулай ук Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гуҗаиров, Баулы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнары һәм умартачылары катнашты.
Киңәшмәдә умартачылыктагы вәзгыятьне тотрыкландыру өчен актуаль һәм мөһим булып саналган мәсьәләләр күтәрелде. Болар: умарталар авыруларын профилактикалау, җитәрлек азык базасы булдыру, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш итү өлкәсендәге законнарны үтәү, чәчүлек мәйданнары структурасын оптимальләштерү, авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә биологик препаратлар куллану, авыл хуҗалыгын, умартачылыкны алып бару өчен урманнардан файдалану, Урта Азиядән, аерым алганда, Үзбәкстаннан умарта пакетлары кайтаруга бәйле проблемалар, нәселле умартачылык хуҗалыгын үстерү, умарталыкларны исәпкә алу, маркировкалау һәм паспортлаштыру, умартачылык продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре, дәүләт ярдәме чаралары.
Татарстан Республикасы узган ел йомгаклары буенча товар балы җитештерү буенча Россия Федерациясенең иң яхшы дүрт төбәге арасына керә. Республикада булган баллы һәм серкәле ресурслар умарта күчләренең санын күбәйтергә, шул ук вакытта аларның продуктивлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Баулы районы умартачылары - Айдар Абзалетдиновка, Зәкүан Фәттаховка һәм Гүзәл Фәттаховага Динард Гатауллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.