«Россия икмәк пешерүчеләр берлеге» иҗтимагый оешмасы икмәккә, аңа сакчыл мөнәсәбәткә, игенчеләр һәм икмәк пешерүчеләр хезмәтенә багышланган «Икмәк — бар нәрсәгә баш» агитация плакатларының бөтенроссия конкурсын уздыра.
Төп максатлар — икмәккә җаваплы мөнәсәбәт булдыру һәм икмәк пешерүгә һәм авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләрнең абруен күтәрү.
Конкурста «Башлангыч мәктәп», «Урта мәктәп», «Югары мәктәп» һәм «Өлкәннәр» категорияләрендә Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Гариза бирү өчен катнашучыга, катнашучы анкетасын тутырып, Конкурста теркәлүгә гариза бирергә һәм икмәккә сакчыл мөнәсәбәт буенча авторлык плакатын беркетергә кирәк. Гаризалар 2025 елның 28 февраленә кадәр бирелә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат алуны һәм гариза бирүне түбәндәге сылтама буенча башкарырга мөмкин: https://hlebvsemugolova.ru/