2025 елга авыл хуҗалыгын иминиятләштерү планы расланды

2024 елның 13 декабре, җомга

Ил аграрийлары һәм АПКның төбәк органнары киләсе елда авыл хуҗалыгы хәтәрлекләрен иминиятләштерү чыгымнарын планлаштыруга керешә алалар: Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2025 елга авыл хуҗалыгын иминиятләштерү планы расланды һәм басылып чыкты, анда уңышны һәм товар авакультурасын иминиятләштерү юнәлешләре буенча берничә мөһим үзгәреш бар.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан товар аквакультурасы объектлары исемлеге шактый киңәйтелгән: элек тә дәүләт ярдәме белән иминятләштерелгән сөләйман һәм мәрсин төрләреннән тыш, планга балыкларның карп һәм җәен төрләре, шулай ук умырткасыз организмнар кертелгән.

«Товар аквакультурасында умырткасыз хайваннарны иминиятләштерүгә беренче тапкыр дәүләт ярдәме механизмы кертелә – болар: креветкалар, гребешкалар, мидияләр булырга мөмкин. Безнең илдә әлегә мондый практика юк иде, һәм әлеге юнәлештә дәүләт ярдәме кертү Ерак Көнчыгышта һәм Кара диңгездә гамәлдә булган җитештерүнең әлеге үзенчәлекле юнәлешен иминиятләштерү үсешенә этәргеч булырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге (НСА) президенты Корней Биждов. - Карп һәм җәен төрләрен иминиятләштерү планына кертү шулай ук балыкчылыктагы хәтәрлекләрне иминиятләштерү географиясен потенциаль рәвештә киңәйтә».

Игенчеләр, элеккечә үк, авыл хуҗалыгы культураларының барлык төп төрләре: бөртекле, кузаклы, майлы, техник, азык, бакча, шулай ук бәрәңге, яшелчә һәм күпьеллык үсентеләр уңышын иминиятләштерү өчен полислар сатып ала алачаклар. Күпьеллык утыртмалар өлешендә орлыклы, төшле, чикләвекле һәм субтропик культураларның уңышы һәм утыртмалары, виноградлыклар, җиләк бакчалары һ. б.лар иминиятләштерелергә мөмкин.

Дәүләт ярдәме белән чәчелгән авыл хуҗалыгы культуралары уңышын, күпьеллык үсентеләр уңышын һәм утыртмаларын хуҗалыклар ике төп программа ярдәмендә – хәвефле табигать күренешләре нәтиҗәсендә югалтулар очрагына һәм рәсми рәвештә игълан ителгән гадәттән тыш хәл (ЧС) нәтиҗәсендә югалтулар очрагына «мультихәтәрле» иминиятләштерүне кулланып, иминиятләштерә алалар.

«Уңышны иминиятләштерүне планлаштыручы аграрийлар мультихәтәрле иминиятләштерү шартнамәләре өчен субсидияләү ставкаларының үзгәрүенә игътибар итәргә тиешләр - алар хәзер франшиза белән 40% һәм аннан югарырак, алар минимальләштерелгән», - дип әйтте НСА президенты Корней Биждов.

Хуҗалыкта терлекләрнең баш саны кимү очрагына, узган еллардагы кебек үк, мөгезле эре һәм вак терлекләрне, дуңгызларны, кош-кортларны, атларны һәм башка төр авыл хуҗалыгы хайваннарын иминиятләштерә алалар.

260-ФЗ номерлы Закон нигезендә, иминиятләштерү дәүләт ярдәме шартларында башкарылганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә барлык программалар буенча компенсация, уңышны яисә утыртмаларны гадәттән тыш хәл (ЧС) очрагына иминиятләштерү программасыннан тыш, иминият полисы хакыннан 50%ка кадәр түләнә. Гадәттән тыш хәлләрдән иминиятләштергәндә, Россиянең күпчелек төбәкләре өчен субсидияләү күләме кече эшкуарлык субъектлары өчен - 60% һәм калган барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен 50% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International