Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү күләмнәре буенча республикада иң алдынгылар булып чыктылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Каймак” номинациясе буенча “Милли сәүдә маркасы” I Республика фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында 2016 елгы язгы кыр эшләренә 11 меңгә якын трактор, шул исәптән 1,5 меңнән артык энергия куәте көчле булган заманча техника, 600дән артык чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 5,8 мең культиватор, 1 меңнән артык күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда авз продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм алдагы елларга тармакны үстерү перспективалары мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Мельничный Пүчинкәсе авылыннан Рәмзис Мөхетдиновның шәхси хуҗалыгында 7 сыер һәм 7 бозау бар.
Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учдеждениесендә агрономнар бергәлеге ветеран-агроном Әнәс Бәшировны 75 яшьлек юбилее уңаеннан котладылар.
Бүгенге көндә заводта план буенча капиталь ремонт һәм агымдагы ел ремонты ясала. Продукт әзерләп чыгарыла торган бүлегендә беренчел продукт өчен өстәмә центрифуга урнаштыру һәм икенчел продукт центрифугасын алыштыру эшләре бара.
Югары технологияле яңа сөт-товар фермасы 1000 баш савым сыерына исәпләнгән. Объект Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Түбән Казаклар авылында урнашкан.
Бу елның 8 февраленнән 13 февраленә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учдеждениесендә "АПКның нәтиҗәллеген арттыру юллары һәм яңа икътисадыйшартларда зооветеринария белгечләренең роле” программасы буенча АПК авыл хуҗалыгы формированиеләренең зоотехниклары һәм зоотехник-селекционерлары өчен укулар оештырыла.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «Кулон Агро» ҖЧҖ игенчеләре авыл хуҗалыгы техникасын язгы чәчү кампаниясенә әзерлиләр.