Бүгенге көндә заводта план буенча капиталь ремонт һәм агымдагы ел ремонты ясала. Продукт әзерләп чыгарыла торган бүлегендә беренчел продукт өчен өстәмә центрифуга урнаштыру һәм икенчел продукт центрифугасын алыштыру эшләре бара. Цехларны косметик ремонтлау да башкарыла.
Гыйнвар уртасыннан башлап завод хезмәткәрләренең бер өлеше капчыклар тегә, кайберләре әзер продукцияне фасовкалау белән мәшгуль. Декабрьдә шикәр саклау өчен ике зур склад файдалануга тапшырылды, аларда 40 мең тоннага кадәр шикәр саклап була. Меласса саклау өчен резервуар һәм грануллы чөгендер түбе (жом) өчен склад төзү төгәлләнеп килә.
2016 елда монда шикәр чөгендерен эшкәртүнең тәүлеклек күләмнәрен арттыруны һәм шикәр чөгендере кагатларын актив җилләндерү технологиясен файдалануга кертү эшен дәвам итүне планлаштыралар.