Республикада язгы чәчүгә әзерләнү дәвам итә

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «Кулон Агро» ҖЧҖ игенчеләре авыл хуҗалыгы техникасын язгы чәчү кампаниясенә әзерлиләр.

Бүгенге көндә монда тракторларны һәм печәнне тәгәрәтеп җыя торган агрегатларны ремонтлау дәвам итә. Ремонтның барышын яшь белгеч, механик Илгиз Әхмәдуллин тикшереп тора. Аның әйтүенчә, ремонтлаучылар барысы да бай тәҗрибәгә ия.

«Башкарыла торган эшнең сыйфатына зур игътибар бирелә, - дип әйтә хуҗалык инженеры Фәнис Юнысов, -чәчү барышында техника аяк чалмаска тиеш».

Монда 2015 елгы көзге урып-җыю эшләреннән соң барлык техника чистартылып, кышкы саклауга куела, ә инде октябрьдә авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт ясау буенча өч бригада төзелә.

Бу елның 29 гыйнварына культиваторлар, чәчкечләр, чәчү комплекслары, тешле тырмалар 100 %ремонтланган, тракторлар – 75 %, ашлык җыю комбайннары – 50 %.

«Кулон Агро» ҖЧҖендә 16 трактор, 10 йөк автомашинсы, 1 азык җыю һәм 6 ашлык җыю комбайны, 2 чәчү комплексы бар.

Хуҗалыкның чәчү мәйданы 10000 гектар тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International