Югары технологияле яңа сөт-товар фермасы 1000 баш савым сыерына исәпләнгән. Объект Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Түбән Казаклар авылында урнашкан. Хәзер монда комплексны эшкә көйләү бара.
Әлеге комплекста 40 урынга исәпләнгән «Карусель» тибындагы саву залы, сөт суыткыч-танк, 2 юнәлештә сортларга аера торган капкачлар, маятниклы тарагычлар, җылыткыч элементлар белән төркемле суэчергечләр бар.
Объектны 12 ай эчендә төзеделәр. Хуҗалыкта төзелгән бу комплекста яңа 20 эш урыны була.