Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында зоотехниклар һәм зоотехник-селекционерлар өчен укулар оештырыла

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бу елның 8 февраленнән 13 февраленә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учдеждениесендә "АПКның нәтиҗәллеген арттыру юллары һәм яңа икътисадыйшартларда зооветеринария белгечләренең роле” программасы буенча АПК авыл хуҗалыгы формированиеләренең зоотехниклары һәм зоотехник-селекционерлары өчен укулар оештырыла.

Укырга килүчеләр алдында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учдеждениесе белгечләренең чыгышлары булачак.

Укулар барышында терлекләрнең продуктлылыгын арттыру, сөт терлеге өчен тупас һәм сусыл азык әзерләү, яшь терлекләр үстерү юллары, сыерларны ясалма орлыкландыру технологиясе, азык җитештерүдә энергияне аз сарыф итә торган технологияләр, сөт терлеген арттыру буенча селекция-нәсел эше, савым сыерларын тоту һәм ашату, ВТО һәм икътисадый санкцияләр шартларында АПКның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре һәм башкалар каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International