ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 2 июньдә, 14.00 сәгатьтә «Сабан культуралары чәчүлекләрен карау” темасына онлайн-семинар узачак.


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының вәзгыять үзәген булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды.

Республиканың Спас районы Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” XIV авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-лапта буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

Татарстан игенчеләре авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карауга керештеләр. 

Республика районнарында кулланучылар кооперациясен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уза.

Татарстанда 2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр «Бөтенроссия кыр көне – 2017»уникаль агросәнәгать күргәзмәсе узачак. 


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре алдына савымны тәүлеккә 100 тоннага җиткерү бурычы куелган.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында азык әзерләү техникасының техник төзеклеген тикшерәләр.

2017 елның 16 августыннан 20 августына кадәр «Казанярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Идел буенда Россия товарлары атнасы» универсаль күптармаклы күргәзмә узачак. Аның кысаларында «Бал ярлары» («Медовые берега») сәүдә-ярминкәсе булачак, аны “Урманчылык идарәсе” ДАУ оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International