Онлайн-семинарда сабан культуралары чәчүлекләрен карау мәсьәләләре турында фикер алышу булачак

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 2 июньдә, 14.00 сәгатьтә «Сабан культуралары чәчүлекләрен карау” темасына онлайн-семинар узачак. Семинар барышында бөртекле сабан культуралары, техник һәм азык культуралары чәчүлекләрендә агротехник чаралар куллану мәсьәләләре хакында фикер алышу булачак.

Әлеге чарада катнашу өчен Казан дәүләт аграр университетының Югары агрономия мәктәбе сайтына түбәндәге сылтама буенча керергә кирәк:http://consult.kazgau.ru/, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.

Семинарда катнашучыларның сорауларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җаваплар бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International