Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: һава температурасының төшүе авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренә зыян китермәгән

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстанда чәчү эшләре төгәлләнде дип әйтергә була. Республика хезмәтчәннәре соңгы гектарларда рапс, бөртек кукурузы чәчәләр, бәрәңге утырталар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, бөртекле сабан культураларын һәм кузаклы культураларны чәчү сыйфатлы башкарылган, алар шытып та чыкканнар инде. Майда һава шартларының салкынча торуы корткычларның чыгуын тоткарлады, әмма шул ук вакытта сабан культураларының ныклап үсеп китүенә комачаулады.

Авыл хуҗалыгы культуралары ныгып үсеп китсен өчен иң кулай температура +15…+20°С санала. +5 градустан югарырак булган нәтиҗәле температуралар суммасы (вегетация башыннан) майның икенче декадасы азагына 125-160°С градуска җитте, ә норма – 150-190°С (узган ел 20 майга 230-280°С булган иде).

«Татарстан Республикасы ГМСИ (УГМС)» ФДБУ белешмәләре буенча, республиканың күпчелек районнарында 29 майда төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә туфракта температура –2°С-ка кадәр төште. Үз чиратында, бөртекле сабан культуралары тишелеп чыкканда, алар –7 –10°С градуска кадәр чыдыйлар,техник культуралар (шикәр чөгендере, көнбагыш) өчен бу чик –5–7°С.

Бәрәңге, кукуруз һәм тарының кырауга чыдамлыгы түбәнрәк. Боларның чыдамлык чиге –2°С тәшкил итә. Җылы яратучы җиләк-җимеш культураларының да чәчәкләренә зыян килергә мөмкин.

Районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм инвестиция компанияләре биргән белешмәләр буенча, температураның кыска вакытлы шулай төшеп алуы авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренә зыян китермәгән. Бу белешмәләрне тикшереп карау өчен 3-4 көннән кырлардагы вәзгыятькә кабат анализ ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International