Республиканың Спас районы Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” XIV авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-лапта буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Аны Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.
Ярышларда республиканың 18 районыннан командалар катнашты. Катнашучылар саны 180 кешегә якын иде.
Ярышлар йомгаклары буенча 1 нче урынны Саба муниципаль районы командасы алды. 2 нче урынга Буа муниципаль районы командасы чыкты, ә 3 нче урынга Спас муниципаль районы командасы ия булды.
Мини-лапта буенча Татарстан Республикасы чемионатында тренерлар һәм спортчылар өчен уку семинары оештырылган иде. Аны «Ульяновск өлкәсенең Лапта федерациясе» РСИО РСОО әгъзасы Василий Логинов оештырды.